16+

Иптәшләре белән бәхәсләшеп, тәрәзәдән сикергән

Чаллы хакимияте кичә мәктәп бәдрәфе тәрәзәсеннән сикергән кыз белән булган хәлне шәрехләде.

Чаллы хакимияте кичә мәктәп бәдрәфе тәрәзәсеннән сикергән кыз белән булган хәлне шәрехләде.

Автошәһәр мэриясенең матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр иткәнчә, кыз әлеге гимназиядә беренче сыйныфтан ук укый, уңай яктан характерлана. Нигездә "бик яхшы" һәм "яхшы" билгеләренә белем алган, сыйныфташлары белән дустанә мөнәсәбәттә. Мәгариф идарәсе мәктәптә килеп чыккан низаг турындагы мәгълүматны расламый.

Вакыйга тәнәфес вакытында, көндезге сәгать бердә килеп чыга. Хакимият вәкиле сүзләренә караганда, яшүсмер бәдрәфтәге тәрәзә төбенә менгән һәм аның аша мәктәпнең эчке ишегалдындагы кар көртенә сикергән.
Гимназия администрациясе ашыгыч ярдәм табибларын чакырткан. Медиклар төрле тән җәрәхәтләре алган кызны хастаханәгә китергәннәр. Тикшерү бара.

Шул ук вакытта "Mash Iptash" телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, кыз иптәшләре белән бәхәскә кереп, тәрәзәдән сикергән. Ул үз нияте турында бәдрәфтә чагында ук әйткән. Кызлар, шаярта дип, моңардан көлгәннәр. Ләкин яшүсмер моның киресен исбатлау өчен, тәрәзәне ачкан да аска сикергән. Зыян күрүче иптәшләре арасында "сыйныф йолдызы" буларак танылган, күптән түгел мәктәп президенты итеп сайланган, дип хәбәр ителә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading