16+

Җир астында йөрүне казанлылар җайлырак дип саный

Казанда узган ел электр транспортыннан 66,9 миллион кеше файдаланган, шуның 27 миллионы - метрода йөрүчеләр.

Җир астында йөрүне казанлылар җайлырак дип саный

Казанда узган ел электр транспортыннан 66,9 миллион кеше файдаланган, шуның 27 миллионы - метрода йөрүчеләр.

Хәзер Казан метрополитенының беренче линиясенең ун станция­се эшли. Икенче линиягә күченү ролен үтәячәк «Имәнлек» («Дубравная») станциясе төзелеше бара. Узган ел метро станция­ләренә юл йөрү билетлары сата торган автоматлар куелды, түләүне банк картасы аша да башкарырга була. Нәтиҗәдә кассаларда чират тору «элеккеге заман күренеше» рәвешендә тарихта калды.

- Ил автосәнәгатенә теләктәшлек программасы уңышлы гына гамәлгә ашырыла барган очракта, быел шәһәргә янә 15 яңа троллейбус һәм 7 яңа трамвай сатып алыначак, - дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казанның электр транспорты паркын яңарту 2007 елдан башланды. Узган ел гына да 70 яңа троллейбус һәм 22 яңа трамвай кайтартылды, ике километр трамвай юлы төзек­ләндерелде.

- Трамвайлар, троллейбус­лар уңайлы хәзер. Салоннар җылы, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен идәннәр тәбәнәк итеп ясалган, күперчек, ягъни аппарель көйләнелгән, - диде Әсфән Галәвов.
Трамвайларда, троллейбусларда һәм автобусларда да идәннәрне тәбәнәк итеп ясау үзе яңа проблема тудырды. Баскычлы идән пассажирларның егылуына этәрә. Юл хәрәкәтендә җәмәгать транспортына өстенлек бирмәү кай­чак авария белән тәмамлана.

«Казан-1» тимер юл вокзалы белән «Кояшлы шәһәр» торак комплексын ялгаучы 5нче маршрут быел тагын бер өч секцияле трамвайга артачак. Әлеге трамвайны сатып алу килешү нигезендә расланган инде.
Мэр Илсур Метшин «Метро­­электро­транс» предприятиесенең Казан белән беррәттән үсештә булуын ассызыклады.

- «Метроэлектротранс» - баш­каланың үрнәк предприятиесе. Яхшы эшлиләр, матур традицияләрне саклап калдылар, коллективны кайгырталар, - диде Илсур Метшин.

«Метроэлектротранс» предпри­ятиесе дирекциясе башлангычында, күпмилләтле коллективта һөнәри осталык конкурслары, спартакиадалар, үзешчән сәнгать фестивальләре даими үткәрелеп тора.

Рәдиф КАРАГАЙ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading