16+

Ир белән хатын аена 300 мең китерә торган инстаграм аккаунтын бүлешә алмыйча судта йөри

Инстаграм аккаунты ай саен 300 мең сум акча китерә аларга. 

Инстаграм аккаунты ай саен 300 мең сум акча китерә аларга. 

Мәскәү судында сәер булган аерылышу процессы карала, дип яза РИА "Новости". Билгеле блогерлар бергә алып барган һәм бер миллион язылучысы булган  инстаграм аккаунтын һәркайсы үзләренә калдырасы килә. Аккаунт спорт, сәяхәтләр, сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында. Ай саен аннан 300 мең сум акча керә, ди. Кагыйдә буенча, аккаунт бер кешегә генә рәсмиләштерелергә тиеш, һәм ул хатын исемендә. Әмма аны бергә алып барганнар. Хокук сакчылары моның катлаулы процесс булуын әйткән, документациядә һәм суд карарында бу хәлне ничек язарга да белмиләр ди. 
Ир белән хатынның милек бүлүдә проблема булмаган, анысын тавышланмыйча бүлешкәннәр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading