16+

Ир белән хатынның төнге сәяхәте күңелсез тәмамлана

Татарстанның Кама елгасында көймә әйләнеп каплана, ир-ат батып үлгән, аның хатынын коткарып кала алганнар.

Татарстанның Кама елгасында көймә әйләнеп каплана, ир-ат батып үлгән, аның хатынын коткарып кала алганнар.

Ир хатыны белән Кама елгасында көймәдә йөреп чыгарга ниятли. Әмма аларның төнге сәяхәтләре фаҗигале төстә тәмамлана. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хәл 2 май көнне төнге унике сәгатьтә республиканың Лаеш районы Атабай авылында килеп чыга. Яр буе урамында шаһитлар Кама ягыннан ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетә, әмма караңгыда алар берни дә күрми. Кичке сәгать унберләр тирәсендә алар булган хәл турында ашыгыч махсус хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры 112 буенча  хәбәр итә.

Килеп җиткән коткаручылар ир белән хатынның көймәдә суга чыгып киткәнлекләрен ачыклый. Төн уртасына таба шаһитлар елгада әйләнеп капланган көймәгә тотылып калган 34 яшьлек хатын-кызны табалар. Аны ярга алып чыгалар, медицина ярдәменнән ул баш тарткан.

Берничә сәгатьтән коткаручылар ярдан 70 метр ераклыкта су астыннан 35 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табалар. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.

Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, ир-ат исерек килеш, хатыны белән коткару жилетлары кимичә генә, пластик көймәдә суга чыккан.

"Судно хуҗаларының исенә төшерәсе килә, аз үлчәмле суднода су буенча хәрәкәт иткәндә, һичшиксез үз өсләренә коткару жилетларын кияргә кирәк булган таләпләр 1 гыйнвардан үз көченә керде. Коткару жилеты коткаруга өмет бирә. Әгәр дә сез ярдан ерак түгел икәнсез, бу ярга барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк, яки сезне яр буенда яки узып баручы суднолардагы шаһитлар күрәчәк һәм ярдәм күрсәтә алачак. Су температурасы хәзер 5-7 градустан артмый, мондый салкын суда кеше бик тиз туңачак", - дип билгеләде Юрий Венедиктов.

Фотолар: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading