16+

Ир белән хатынны ток сугып үтергән

Чистайда ир-ат һәм хатын-кызны ток сугып үтергән.

Ир белән хатынны ток сугып үтергән

Чистайда ир-ат һәм хатын-кызны ток сугып үтергән.

 Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткән.

Кичә төн уртасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Академик Королев урамындагы йортның бер фатирында ток сугу сәбәпле ике кешенең аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәч, ваннадагы сөлге киптергечтә ни сәбәпледер югары көчәнеш хасил булуына игътибар иткән. 29 яшьлек ир-ат кулын югач, сөлге белән корытмакчы булган һәм аны ток суккан.

Ир-ат идәнгә егылган һәм сөлге киптергечне стенадан йолкып алган, идәнгә кайнар су түгелгән. Кычкырган тавышка хатынының 34 яшьлек ахирәте йөгереп килгән һәм суга аягы белән баскан. Нәтиҗәдә, аны да ток суккан. Зыян күрүчеләрнең икесе дә шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X