16+

Җир кишәрлеге урынына акча тәкъдим итәчәкләр

Күп бала тәрбияләүче гаиләләрнең мөрәҗәгатьләренә карап һәм мониторингны күзәткәннән соң, җир урынына акча бирергә дигән тәкъдим эшләнде.

Күп бала тәрбияләүче гаиләләрнең мөрәҗәгатьләренә карап һәм мониторингны күзәткәннән соң, җир урынына акча бирергә дигән тәкъдим эшләнде.

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре урынына акча тәкъдим итәчәкләр. "Бердәм Россия" партиясе шундый инициатива белән чыккан. Партиянең "Ныклы гаилә" проекты координаторы, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе урынбасары  Ольга Окунева хәбәр иткәнчә, ул җир кишәрлеген алу чиратында торган гражданнарга кагылачак. Акчаны гаилә үзе җир кишәрлеге алсын өчен бирәләр. 

– Хәзерге вакытта бу бик актуаль мәсьәлә. Күп бала тәрбияләүче гаиләләрнең мөрәҗәгатьләренә карап һәм мониторингны күзәткәннән соң, җир урынына акча бирергә дигән тәкъдим эшләнде. Кайбер төбәкләрдә җир алу чираты бик күп елга сузыла. Ә күпбалалы гаиләләргә уңайлы шартларда яшәү бүген кирәк. Халыкның сайлау иреге булырга тиеш. Алар йә хөкүмәт биргән инфраструктуралы кишәрлекне көтәчәк, яки теләгән кишәрлекләрен үзләрен сайлаячак, – дигән Окунева. 

Бердәм стандарт белән беркетү әлеге проблеманы хәл итәргә булышачак дигән фикердә тора “бердәмроссия”леләр. 

Сүз уңаеннан: кайбер төбәкләрдә, әйтик, Санкт-Петербургта ташламага ия категориягә акча тәкъдим итәләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading