16+

Ире аерылырга теләгән йөкле хатынын үтергән

Бу вакытта күрше бүлмәдә ике яшь сабый булган.

Бу вакытта күрше бүлмәдә ике яшь сабый булган.

Күп катлы йортның подъезд төбендә бер ирнең гәүдәсенә тап булалар. Шул ук вакытта фатирда шулай ук үтерелгән хатын-кызга юлыгалар. Ул үтерелгән ирнең кызы була. Җинаятьтә шикләнелә торган ирне полиция йорттан ерак булмаган җирдә тоткарлый.

Хатын иреннән аерылырга теләгәнен әйткәннән соң, тегесе бик нык ачуы килеп, пычак белән кадый. Бу вакытта күрше бүлмәдә ике һәм алты айлык ярымлык балалары була. Шуннан хатынының әтисенә шалтырата. Ул йөгереп килеп җиткәндә генә, кияве аңа да пычак белән ташлана. Алган яралардан ул үлә. Бу вакытта йорт яныннан ике оперативник узып бара торган була. Алар ирне тиз генә тоткарлый. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу хәл Пермьдә булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading