16+

Ире белән балаларын үтереп, кинога киткән

Үтерүчене кинотеатрда тоткарлаганнар.

Үтерүчене кинотеатрда тоткарлаганнар.

Владивостокта гаиләдә чыккан кычкырыш аркасында өч балалы хатын ирен һәм балаларны үтергән. Өч бала да 2016 елгы, икесе ул көнне өйдә, берсе балалар бакчасында була. Анысы исән кала. Гаиләдә аңлашылмаучанлык балалар тугач башлана. Хатын соңгы вакытта үзен адекват тотмый иде, дигән танышлары. Күршеләре дә өйдә гел тавыш булуын әйткән. Балалар өчен борчылган әти кеше аларны еш кына туганнарына да алып киткәләгән.  

«КП» хәбәр иткәнчә, ачудан ярсыган хатын балаларын үтереп, сумкага салган. Шунда ук ирен дә үтергән. Аннары фатирның идәннәрен юып чыккан һәм кинотеатрга киткән. Бу хәл турында күршеләре белеп ала. Хатын өйдән ашыгып чыгып китә. Күршесе өй ишеген шакый, озак вакыт ачучы булмый. Өйдә өч бала булырга тиешлеген белеп, чаң суга. Коточкы хәл булган урынга сабыйларның бабалары килә. Башта балаларны таба алмыйлар. Кызының балалары белән бер хәл эшлисен сизенеп, аны эзли башлый. Әмма фатирны карап чыкканнан соң, тагын да куркыныч хәлгә тап булалар. Сабыйлар сумка эчендә була.  
Билгеле булганча, әниләренә 37 яшь, иренә 40 яшь булган. Өч бала да гаиләдә көтеп алынган, аларга тиздән биш яшь туласы булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading