16+

Ире ярты ел буена хатынының мәете белән яшәгән!

Бу йортта яшәүчеләр подъездда сасы ис килә башлагач, чаң сугалар

Ире ярты ел буена хатынының мәете белән яшәгән!

Бу йортта яшәүчеләр подъездда сасы ис килә башлагач, чаң сугалар

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатыны вафат булгач, мәетне җирләми, пакетка салып фатирда ярты ел тота. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

ЗЯБ бистәсендә яшәүче хатын былтыр октябрь аенда авырып вафат була. 47 яшьлек хатын мәетен быел 12 майда көндезге уннар тирәсендә фатирда табалар. Ул целлофан пленкага төрелгән килеш тора.

Полиция хезмәткәрләрен күргәч, фатир хуҗасы үз-үзенә кул салмакчы була. Аны коткарырга өлгерәләр. Фатирны караган вакытта үлем алды хаты да табыла. Ир бу хатны 9 майда ук язып куйган. 

Ир бергә яши торган хатынының вафат булганын туганнарына ни сәбәпле хәбәр итмәгән — бу әлегә билгесез. Ул мәрхүмәнең вафаты турында якыннарына да әйтми, җирләү эшләрен дә башкармый.

Бу йортта яшәүчеләр подъездда сасы ис килә башлагач, чаң сугалар. Шуннан соң гына күрше хатынының үлеме ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading