16+

Ирен үтереп, чокырга ыргыткан, аннары өстенә бетон салган

Ирле-хатынлы егерме ел бергә яшәгән. Соңгы вакытта ире эчә башлаган, хатынына кул күтәргән.

Ирле-хатынлы егерме ел бергә яшәгән. Соңгы вакытта ире эчә башлаган, хатынына кул күтәргән.

Чираттагы тапкыр исереп кайткач, гаиләдә ызгыш була. Ире йоклап киткәннән соң, хатыны аның аяк-кулларын бәйли дә, башына полиэтилен пакет кидереп, мендәр белән буып үтерә. Аннары келәмгә бәйләп алып чыга һәм казылган чокырга ыргыта. Икенче көнне бетонболгаткыч чакырып, чокырга бетон агыздыра. Соңрак ирем югалды дип сөйли. Шактый вакыт узганнан соң, иренең гәүдәсен бетон астыннан табып алалар. 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Бу хәл Белгородта булган.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading