16+

Иренең апасы пычак кадаган

Урманчы авылында коточкыч җинаять теркәлгән.

Урманчы авылында коточкыч җинаять теркәлгән.

Башкортстанның Салават районы Урманчы авылында 41 яшьлек хатынны иренең апасы үтергән.

Хәл болай булган. Иртә белән хатын улы белән мәктәпкә кирәк-ярак алырга шәһәргә юллану өчен тукталышка китеп барган. Иренең апасы йорты яныннан үткәндә тегесе аны чакырып ала. Йортка кергәч, талаша башлыйлар. Аннары элек хөкем ителгән 55 яшьлек хатын килененең корсагына пычак кадый. Бу вакытта ул исерек булган. Аның кычкыруын ишетеп, күршеләре йөгереп кереп, ашыгыч ярдәм чакырткан.

Кызганычка каршы, хатынны коткарып калып булмый, дип яза “Кызыл таң”.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading