16+

Иренең хыянәтен белгән хатын аның сөяркәсен бензин сибеп яндырмакчы булган

Ун ел бергә яшәгәннән соң, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар башлана.

Ун ел бергә яшәгәннән соң, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар башлана.

Моның сәбәбе дә билгеле була. Гаилә башлыгының башын икенче бер хатын әйләндергән булып чыга. Хатынына моның турында танышы сөйли. Ул аның иренең машинада сөяркәсе белән яратышканын күргән икән.

Хатын бу хәбәрдән соң бензин канистрын алып чыгып чаба. Моны күреп, ире машинада бикләнмәкче була. Хатын канистр белән машина тәрәзәсен вата да бензин сибеп шырпы кабыза. Машинадагы хатынның чәчләре, киеме яна башлый. Ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ди. Ә ир-атка берни булмаган, куркып кына калган.

Ут төрткән хатын үзенең кулын һәм битен пешергән. Шуның өстенә аны суд көтә. Бу хәл Дагыстанда булган, дип яза “КП”

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading