16+

«Таксист, ярты шәһәрне япканнар, диде»: Татарстан журналисты Дагестандагы канкоеш турында

Россиянең берничә төбәгендә, аерым алганда, Дагестанда һәм Россия-Абхазия чигендә бүген бәрелешләр булды. Дагестандагысы бигрәк тә канкойгычка әйләнде.

Россиянең берничә төбәгендә, аерым алганда, Дагестанда һәм Россия-Абхазия чигендә бүген бәрелешләр булды. Дагестандагысы бигрәк тә канкойгычка әйләнде.

Иң элек, Дербенттан хәбәрләр килеп иреште. Анда хәрби конфликт нәтиҗәсендә гыйбадәтханәләргә һөҗүм башланды. Шәһәрдә “Перехват” планы игълан ителде. Шул ук вакытта билгесез затлар Махачкалада ДПС постына, Дербентта синагогага һәм чиркәүгә һөҗүм иткәннәр. Анда рухани һәм синагога каравылчысы, ә Махачкалада чиркәү каравылчысы һәлак булган. Нәтиҗәдә, бу шәһәрләрдә барлык массакүләм чаралар, гамәлдән чыгарылды, дип белдерделәр мэриядә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Дербентта һәм Махачкалада 16 кеше зыян күргән.

Хәзерге вакытта коллегабыз Алсу Исмәгыйлева Дагестанда, Махачкала шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. “ШК” хәбәрчесе Алсу белән элемтәгә керде һәм шәһәрдәге вазгыять турында сорашты. “Без бүген Сулакский каньонга экскурсиягә бардык. Аннары Каспийда су кердек. Махачкаланыкына түгел, Махачкала белән Каспийск арасындагы пляжга бардык. Аннан кайтып, кибетләргә йөрергә чыгып киттек. Ирем Аяз, сез ничек анда, дип сорап язгач кына ишеттем бу хәлләр турында. Такси чакырдык, ул  озак килде. Таксист, ярты шәһәрне япканнар, диде. Бер партнерыбыз һаман кайтып җитә алмый, такси юк, ди. Шуны көтеп утырабыз. Дүрт кешебез Дербентка киткән иде, шалтыратыштык, алар белән барысы да яхшы.”, диде безгә Алсу.

Дагестандагы хәлләр буенча җинаять эше ачылган, террорлыкка каршы операция режимы кертелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча,  6 полиция хезмәткәре үлгән, 12се яраланган. Махачкалар аэропортында куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.

Соңгы хәбәрләр буенча, Махачкалада 4 боевик юк ителгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading