16+

Контрацепция ысулларының нинди төрләре бар һәм алар никадәр нәтиҗәле?

Бала планлаштырмаган парлар, иң беренче эш итеп, саклану чараларын күрү турында уйларга тиеш.

Контрацепция ысулларының нинди төрләре бар һәм алар никадәр нәтиҗәле?

Бала планлаштырмаган парлар, иң беренче эш итеп, саклану чараларын күрү турында уйларга тиеш.

Әмма йөклелекне өздерүнең хатын-кыз сәламәтлегенә зыяны турында барыбыз да белә торып, илебездә ел саен меңләгән аборт ясала. Югыйсә, бу кадәр контрацепция ысулы була торып, көтелмәгәндә балага узулар бермә-бер азрак исәпләнергә тиеш, ди табиб-гинеколог Адилә Зәйнетдинова.  Хатын-кызлар табибы белән саклану чаралары турында сөйләштек. 

-    Бүгенге көндә контрацепция ысулларының нинди төрләре бар һәм алар никадәр нәтиҗәле?
-    Хәзерге вакытта контрацепция чаралары шактый күп. Алар гормональ һәм гормональ булмаганнарга бүленә. Гормональ булмаганнардан иң таралганы ул – ир-атлар презервативлары. Хатын-кызлар презервативлары, колпачоклар, губкалар бар, әмма бездә алардан файдаланучылар сирәк. Шулай ук презервативлар белән спермицидлар да кулланылырга мөмкин. Бу сперматозодларга тискәре йогынты ясаучы чаралар. Алар өстәмә саклау чарасы булып тора. Әйе, презервативлар, аларны дөрес кулланган очракта, шактый нәтиҗәле. Әмма кайчак алар да кайчак ертылып китәргә, тишелергә мөмкин. 
Гормональ контрацепция чараларына килгәндә, әйтик, ораль контрацептивларны – махсус препаратларны алып карыйк. Бу шулай ук көтелмәгән йөклелектән саклануның нәтиҗәле ысулы. Әмма, кызганычка, Россиядә аларны кулланучы хатын-кызлар күп түгел. Чөнки гормональ дарулар хакында күп кенә имеш-мимешләр, куркыныч “әкиятләр” сөйләнә.  Шуңа күрә безнең илдә нибары 8 процент кына алардан файдалана. Мисал өчен, Германиядә ораль контрацептивлар ярдәмендә 50 процент хатын-кыз саклана. 
Моннан тыш, аналык эченә куела торган гормональ контрацептивлар бар. Болары бездә шактый киң кулланыла. Элегрәк бу саклану төре бала тапкан хатын-кызлар гына ярый дип саналган. Бүген исә әле бала тапмаганнар өчен дә мондый җайланмалар бар. Аналык муентыгына урнаштырыла торган боҗра шулай ук гормональ контрацепция төренә карый. Беләккә тегелә торган имплантатлар була. Махсус пластырьларны да атап китәргә мөмкин. 
Тарихка кереп барган саклану чараларыннан аналык эченә куела торган гормональ булмаган системаларны да телгә алырга мөмкин. Аларның шактый гына тискәре нәтиҗәләре билгеле, шулай ук йөклелектән дә саклау проценты түбәнрәк. Шуңа күрә алардан әкренләп китә барабыз. 

-    Хатын-кыз презервативлары да бар дидегез. Күпләрнең андыйлар турында ишеткәне дә юктыр әле. Ни өчен алар бездә популяр түгел?
-    Әйе, чыннан да, хатын-кызлар өчен мондый саклану чаралары булуы хакында күпләребез белми дә. Чөнки даруханәләребездә без күнеккән ир-ат саклану чаралары гына сатыла. Үзем махсус рәвештә хатын-кызларныкын эзләп караганым да булды – тапмадым.   Аларны махсуслашкан кибетләрдән сатып алсаң гына. Шуңа күрә бу саклану чарасы бездә таралыш алмаган да. Шул ук вакытта ир-ат презервативлары кулланылышта да җиңелрәк, аларны дөрес куллану турында да без яхшырак хәбәрдар.

-    Ораль контрацептивларга килгәндә, аларның тискәре йогынтысы турында, чыннан да, еш ишетергә туры килә. Димәк, бу дөреслеккә туры килми?
-    Барлык препаратларның, хәтта парацетамолның да тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Ораль контрацепция чаралары башка даруларга караганда, ниндидер ягы белән куркынычрак дип әйтеп булмый. Гадәттә, хатын-кызлар гормональ контрацептивлардан соң балага уза алмам дип курка. Әмма аларны кулланмый башлауга ук үз циклың кире кайта, балага узу өчен кирәк булган овуляция дә барлыкка килә. Тагын бер куркыткан миф – гормональ препаратларның тазаруга китерүе. Хатын-кызлар иң беренче шул хакта сорау бирә. Беренче өч айда 0,5-1 килограмм тирәсе авырлык җыю ихтималы бар, әмма бу шешенү белән бәйле. Өч айдан инде барысы да рәткә киләчәк. Шулай ук хатын-кызлар битен бетчә басудан курка, аларны куллану кәефтә чагылыш табар дип борчыла. Кайбер препаратлар, чыннан да, мондый нәтиҗә бирергә мөмкин. Бу очракта аны бары тик башкасына алмаштырырга кирәк дигән сүз. Әмма препаратлар камилләштерелә һәм мондый тискәре нәтиҗәләр сирәгәя бара. Шулай ук бу контрацепция чарасының кыйммәтлеге турындагы фикерләр дә ялгыш, аларны теләсә нинди кесә калынлыгына сайларга мөмкин. 

-    Саклану чарасын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
-    Контрацепция ысулын сайлаганда берничә факторны исәпкә алырга кирәк. Беренче чиратта, якындагы вакытта йөклелек планлаштырыламы-юкмы икәне мөһим роль уйный. Әгәр дә якындагы бер елда балага узарга ният бар икән, гормональ контрацептивларны билгеләргә була, әмма барьерлы ысуллар белән чикләнергә дә мөмкин. Әгәр дә хатын-кыз якындагы 5-10 елда бала табарга исәпләми икән, аңа гормональ аналык эченә куела торган системаны киңәш итә алабыз. Ул нәкъ менә 5 елга куела. 
Икенче фактор – хатын-кызның үз теләге. Инде, әйткәнемчә, күпләр гормональ контрацептивлар кулланудан курка. Аларның тискәре нәтиҗәләре юк дәрәҗәсендә дип күпме генә сөйләсәм дә, күпләр бу төргә шик белән карый. Куллану уңайлылыгын да исәпкә алырга кирәк. Аннары гормональ контрацептивлар куллануга күрсәтмәләр булуы ихтимал – кайчак спираль, контрацептив буларак кына түгел, дәвалау максатыннан да куела. Яки кайчак, киресенчә, гормональ контрацептивлар куллану тыелган булырга мөмкин. Без боларның барысын да исәпкә алабыз. 

-    Димәк, гормональ контрацептивларны табиб киңәшеннән башка, үз белдеклегең белән кулланмау хәерлерәк?
-    Әйе, саклану чарасын сайлауны белгечкә тапшырырга кирәк. Табиб булмаган кеше теге яки бу гормональ контрацептивның кемгә ярый, кемгә ярамый икәнен төгәл белми. Имплантат, спираль кую, гомумән, табиб-гинеколог тарафыннан гына башкарыла торган манипуляцияләр. Аннары, саклану чарасын билгеләгәндә, хатын-кыз билгеле бер тикшеренүләр, әзерлек тә узарга тиеш. Контрацептив билгеләнгәннән соң, өч айдан хатын-кызны кабат чакырабыз. Әгәр ниндидер зарлар була калса, башка саклану чарасын яки башка төрен сайлыйбыз.

-    Бүгенге көндә парлар контрацепция чараларына никадәр җаваплы карый?
-    Еш кына өлкән яшьтәге кешеләрдән анамнез җыйганда, аларның күп тапкырлар йөклелекне өзүгә баруы турында ишетергә туры килә. Бүген йөклелекне өзү очраклары кимрәк, әмма алар саны барыбер шактый күп. Бүген шул кадәр контрацепция ысулы була торып, бу кадәр бала төшерүләр булмаска тиеш. Ике-өч ай элек кенә аборт ясатканнан соң, яңадан балага узып килүчеләр була. Ә бит контрацепция чаралары куллану турында ассызыклап әйтелгән иде. Кызганычка, киңәшләребезгә колак салмаучылар бар шул.  Яшьләр арасында да бернинди саклану чараларыннан кулланмаучылар бик күп. Гаиләдә бу хакта сөйләшмиләр, күрәсең. Мәктәпләрдә дә җенси тәрбия дәресләре җитми.  

Әңгәмәдәш – Гүзәл Камалова.

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading