16+

Иренең сөяркәсен һәм баласын үтерер өчен киллер яллаган...

Сөяркәне һәм аның баласын үтергән өчен 220 мең сум түләргә килешәләр.

Сөяркәне һәм аның баласын үтергән өчен 220 мең сум түләргә килешәләр.

Башкортстан Югары суды республикада яшәүче өч хатын-кызга карата суд карарын үз көчендә калдырды. Салават шәһәре суды аларны «ялланып, ике кешене, шул исәптән нәни баланы үтерүне оештыру һәм шуңа ярдәм итү» маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм 8 дән 9 елга кадәр гомуми режимлы колониягә озату турында хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, гаепләнүче хатыннарның берсе үзенең иренең хыянәте турында белеп ала. Ул көндәшенең Салават шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек хатын булуын ачыклый. Көнчелек аркасында, 2018 елның августында бу хатын танышлары белән бергә җинаять оештырырга карар кыла. Алар көндәш хатынны һәм аның нәни баласын үтерергә җыена.

Сөяркәне үтерер өчен киллер эзләп, алар тагын бер таныш хатынга мөрәҗәгать итә. Таныш хатын 30 мең сум акчага киллер табарга ризалаша һәм бу рольгә үзенең улын тәкъдим итә. Сөяркәне һәм аның баласын үтергән өчен 220 мең сум түләргә килешәләр.

«Ләкин ир-ат хокук саклаучыларга хәбәр итә һәм заказчының планнарын сөйләп бирә. Гаепләнүче хатыннар хөкем карары белән риза булмый, алар апелляциягә бирә. Республиканың Югары суды билгеләнгән җәзаның гадел булуын таный һәм хөкем карарын үзгәрешсез калдыра», диелә ведомство хәбәрендә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading