16+

Ирина Слуцкая: «Олимпиада чемпионы булганга гына, Заһитованың хаталарын кичерәләр»

Иң титуллы фигуралы шуу остасы Ирина Слуцкая «Спорт-экспресс»ка биргән интервьюсында Гран-при финалы нәтиҗәләре турында сөйләгән.

Иң титуллы фигуралы шуу остасы Ирина Слуцкая «Спорт-экспресс»ка биргән интервьюсында Гран-при финалы нәтиҗәләре турында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Туктамышева икенче урында булырга тиеш иде, Заһитованың хаталарын Олимпиада чемпионы булганга гына кичерәләр. Исегезгә төшерәбез, беренче урында япон спортчысы Рика Кихира, икенчедә Алинә Заһитова, өченчедә Елизавета Туктамышева иде.

– Туктамышева техник яктан катлаулы программа күрсәтте. Ул аларны бик җиңел эшләде, аның белән бозга чыгып сикерәсе килде хәтта. Минемчә, ул икенче урында булырга тиеш иде. Елизавета берничә ел запаслар эскәмиясендә утырды. Судьялар тарафыннан аңа карата ышаныч та бик булмагандыр. Алинәнең хаталарын исә кичерделәр, гадәттә, чемпионнарга мөнәсәбәт яхшырак. Алинәгә алга барырга, нәрсәнедер үзгәртергә, көрәшергә кирәк. Ә көрәш чынлап та көчле, артыңда синең белән көрәшергә чыгарга әзер кызлар күп, – дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алинэнен барда алда эле вакыт курсэтер

    Мөһим

    loading