16+

Иркә: "Әтиләре белән элемтәдә торабыз"

Татарстанның атказанган артисты Иркә тормышындагы соңгы яңалыклары белән социаль челтәрдә уртаклашты.

Иркә: "Әтиләре белән элемтәдә торабыз"

Татарстанның атказанган артисты Иркә тормышындагы соңгы яңалыклары белән социаль челтәрдә уртаклашты.

“Кызларым үзләре чыршы куйдылар, үзләре бизәделәр (быелга чыгарып тормыйк дисәм дә). Кыш бабайга дип хат та яздылар, кая илтеп салганнарын белми калдым. Ә каян белергә тиеш мин менә ни сораганнарын? Хат заказчикка барып җитмәсә нишлим?

Әтиләре белән элемтәдә торабыз, барысы да әйбәт... Минем әнием безнең белән күбрәк тора, мин ераграк китсәм... Айсылу да кечкенә кызлар белән күбрәк вакытны үткәрергә тырыша... Күршеләрем бик әйбәт, гел җиң сызганып ярдәм кирәкме, дип кенә торалар... Болай барысы да Әлһәмдүлилләһ. Укытучыларыбызга да бик зур рәхмәт һәм сабырлык”, - дип язган Иркә. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading