16+

Җирләү өчен социаль пособие түләүнең яңа стандартын эшләнгән

Йә акчалата, яки ритауль хезмәт күрсәтүне сайлап аласың.

Йә акчалата, яки ритауль хезмәт күрсәтүне сайлап аласың.

Хезмәт министрлыгы җирләүгә социаль пособие түләүнең яңа бердәм стандартын эшләгән. Стандарт 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин. 
Мәет җирләүне оештыручы граждан икесенең берсен сайларга тиеш була:  йә гарантияле исемлектән хезмәтләр сайлап алачак, яисә күмүгә социаль пособие алачак. Россия Хезмәт министрлыгында шуны билгеләп үтәләр, әгәр кеше акчаны түгел, хезмәт күрсәтүләрне сайласа, Россия Соцфонды ритуаль оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булган документны бирәчәк. Мәет җирләүгә акча алырга яки хезмәт күрсәтүгә гаризаны йә фондның үзендә, йә Дәүләт хезмәте аша бирергә мөмкин.

Шулай ук пособиене алу өчен үлемне теркәү датасыннан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын да белү мөһим. Түләү турындагы карар иң күбе ике көн эчендә кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading