16+

Ирләр белән хатын-кызлар өчен кулланучылар кәрзине төрле булачак

Хәзер кулланучылар кәрзинен җенесләп бүлә башлая­чак­лар. Аларны тагын балаларның яшенә карап һәм пенсионерлар өчен аерым ясарга да тәкъдим итәләр. Федераль тикшеренүләр үзәге шундый тәкъдим белән чыккан.

Хәзер кулланучылар кәрзинен җенесләп бүлә башлая­чак­лар. Аларны тагын балаларның яшенә карап һәм пенсионерлар өчен аерым ясарга да тәкъдим итәләр. Федераль тикшеренүләр үзәге шундый тәкъдим белән чыккан.

Ир җенесендәгеләр өчен булган кәрзин хатын-кызларныкыннан 14 процентка кыйммәтрәк һәм 43 килограммга авыррак булачак. Мондый аермалык ит белән балык, яшелчә, сөт продуктлары һәм йомырканы арттыру исәбенә килеп чыга. Әмма исемлектә булган ипи белән бәрәңгенең күләме кыскара, маргарин бөтенләй төшеп кала. Маргаринның булмавын 43 килограмм­га арткан башка азык-төлек сиздермәс сиздерүен, әмма шуны 365 көнгә бүлгәч, бу хәзергедән нибары 117 граммга гына артыграк килеп чыга. Шушы өстәмә 117 граммлы ир-атлар кәрзине – 16, хатын-кызларныкы – 13,7, балаларныкы – 10,3, пенсионерларныкы исә 13,2 мең сум булачак.

Белгечләр әлеге яңартылган, кешенең җенесенә һәм яшенә карап аерып җыелган кәрзиннәр физик һәм акыл ягыннан үсешкә китерәчәк, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ярдәм итәчәк дип ышандыра. Җенесле кәрзин безне бөтен мәшәкатьтән коткарачак, имеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading