16+

Иртәгә Казанда 100 метрлы Георгий тасмасы кисеп таратыла

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, иртәгә Россиянең барлык төбәкләрендә дә бер үк вакытта "Георгий тасмасы" дигән акция башланып китә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, иртәгә Россиянең барлык төбәкләрендә дә бер үк вакытта "Георгий тасмасы" дигән акция башланып китә.

Казанда акция шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган төп урамы - Бауманда узачак. Чарада катнашучылар һәм тамашачылар истәлекле вакыйгага багышланган концерт карый алачак, ә иң соңыннан. Чара үткән вакытта "Үзиреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге" волонтерлары Бауман урамында үзенчәлекле марш оештырачак һәм һәр кешегә кечкенә тасма таратачак.

Акциядә, Җиңү символы буларак, Георгий тасмасына охшатып ясалган 150 шарны күккә очырмакчылар.
Бу елда чара 11 нче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул Мәскәү хөкүмәте һәм "Студентлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы ярдәме белән 2005 елда уздырылган иде.

Акция сәгать 11дә Шаляпин һәйкәле янында башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading