16+

Иртәгә Казанда Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабы тәкъдим ителәчәк

15 мартта “Казан утлары” журналы “Әдәби кафе”да Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабын тәкъдир итә.

15 мартта “Казан утлары” журналы “Әдәби кафе”да Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабын тәкъдир итә.

“Суслонгер” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унынчы  китап. Аның авторы Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган  һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.  
15 мартта әдәбият сөючеләрне “Әдәби кафе”да (Казан шәһәре, Декабристлар  урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдим итү кичәсенә чакырып калабыз!
Башлана: 15.00 сәгатьтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сатуда булыр микэн .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дә шуны беласем килә

      Мөһим

      loading