16+

Иртәгә Кыш бабай резиденциясе ачыла

Кыш бабай резиденциясендә балаларны Кар кызы, Аждаха һәм Наҗия апаның бүләкләр йорты көтә.

Кыш бабай резиденциясендә балаларны Кар кызы, Аждаха һәм Наҗия апаның бүләкләр йорты көтә.

Әлеге йортта үз кулларың белән Яңа ел тылсымын да эшләп булачак. Кыш Бабай резиденциясе Казаннан 60 чакрым ераклыктагы Яңа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман таможнясыннан башлана, анда кунакларны Шайтан каршы алачак. Ә Кыш бабай йортына Шүрәле картасы буенча гына барырга мөмкин. Бу озын юлда исә бик күп маҗараларга, әкият геройларына тап булачаклар. Резиденция территориясендә олылар һчен дә, балалар өчен дә атта йөрү, таудан чанада шуу мөмкинлеге дә булдырылган. Резиденция 27 гыйнварга кадәр эшли.
Сүз уңаеннан: үткән елны Кыш бабай резиденциясенә 6500 кеше килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading