16+

Иртәгә нинди бәйрәм чаралары була?

Халыклар бердәмлеге көненә һәм Казан Изге Ана иконасына багышланган бәйрәм чараларында дистәләгән мең кеше катнашыр дип көтелә.

Иртәгә нинди бәйрәм чаралары була?

Халыклар бердәмлеге көненә һәм Казан Изге Ана иконасына багышланган бәйрәм чараларында дистәләгән мең кеше катнашыр дип көтелә.

4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Татарстан башкаласында күп кенә тантаналы чаралар узачак һәм аларның бер өлеше Казан Изге Ана иконасына багышланачак.

Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашында Чистай урамындагы чиркәү янында православие изгеләре князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачылачак.

Шуннан соң митрополит Феофан Казан Кремлендәге Благовещение чирвәкендә Илаһи литургияне алып барачак. Аннары Кремль — Профсоюз урамнары — 1000 еллык мәйданы – Кремль яр буе — Батурин — Карл Маркс — Миславский — Зур Кызыл урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр "тәре йөреше" оештырылачак.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы бәйрәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк. Анда Татарстан Президенты һәм башка рәсми затлар катнашыр дип көтелә. «Татарстан – уртак йортыбыз» Республика этномәдәни фестивале Гала-концертында профессиональ һәм үзешчән коллективлар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштырачак.

Биредә шулай ук этник-мәдәни хәрәкәтнең активистларына дәүләт бүләкләре, ә иң яхшы иҗат коллективларына сәхнә киемнәре тегү өчен акчалата премияләр тапшырылачак.

Тантаналы чаралар шулай ук Чаллы, Нурлат, Азнакай, Лениногорск, Тәтеш, Түбән Кама һәм Менделеевскидагы Халыклар дуслыгы йортларында да узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading