16+

Иртәгә Путин Башкортстанга килә

Россия Президенты Владимир Путин иртәгә эш сәфәре белән Башкортстанга һәм Чиләбегә барырга җыена, дип хәбәр итә Кремль матбугат үзәге.

Россия Президенты Владимир Путин иртәгә эш сәфәре белән Башкортстанга һәм Чиләбегә барырга җыена, дип хәбәр итә Кремль матбугат үзәге.

Ул Чиләбе өлкәсендәге янгыннан зыян күргән районнарны караячак һәм янгын нәтиҗәләрен юк итү буенча утырыш уздырачак. Чиләбе губернаторы Алексей Текслер белән дә очрашу каралган.

4 августта төнлә Чиләбенең көньягында 460 гектар мәйданда янгын булды. Лагерьдан 150 бала эвакуацияләнде. Башкортстанда исә кичә җил мәктәп, сәүдә үзәге һәм торак йортларның түбәләрен алып ыргыткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading