16+

Иртәгә Татарстанда боз яву, яшен һәм көчле җил көтелә

Пәнҗешәмбе, 15 июльдә, Татарстанда яңадан һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.

Пәнҗешәмбе, 15 июльдә, Татарстанда яңадан һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә көндез һәм кич белән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип фаразлана. Көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Кичә Тәтеш районында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр, Казанда - 17метрга чаклы җиткән. Кичәге давыл РФ Юстиция министрлыгы бинасының түбәсен алып ташлаган. Көчле җил аркасында берничә агач ауган, нәтиҗәдә Казанда өч кеше имгәнгән - ике хатын-кыз, аларны хастаханәгә салырга туры килгән, һәм бер бала (ул җитди яра алмаган). Шәһәрдә давылдан соң күлләвекләр барлыкка килде, трамвайлар хәрәкәт итүдән тукта

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading