16+

Иртәгә янә боз яварга мөмкин, сак булыгыз!

Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә исәчәк.

Иртәгә янә боз яварга мөмкин, сак булыгыз!

Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә исәчәк.

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин дип кисәтә синоптиклар. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә, диелгән хәбәрдә.

Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез +25 градус булачак, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading