16+

Исерек килеш авариягә очрап кеше үлүгә китергән артистны ике айга өенә җибәргәннәр

Аның спиртлы эчемлекләрдән һәм наркотик матдаләр куллануыннан исерек икәнлеге ачыклана. Ләкин..

Аның спиртлы эчемлекләрдән һәм наркотик матдаләр куллануыннан исерек икәнлеге ачыклана. Ләкин..

Хәбәр иткәнебезчә, Россиянең танылган артисты Михаил Ефремов узган кичтә Джип Гранд Чероки машинасы белән каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм Лада автомобиле белән бәрелешә. Россиядә җитештерелгән автомобиль йөртүчесен төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Соңрак ул хастаханәдә вафат булган.

Бүген исә хокук сакчылар Ефремовны кулга алып, судка алып килә. Аның спиртлы эчемлекләрдән һәм наркотик матдаләр куллануыннан исерек икәнлеге ачыклана. Ләкин..

Мәскәүнең Таган суды Ефремовны суд залыннан чыгарып, өенә кайтарып җибәрергә карар кыла. Махсус шартларда ул өендә 9 августка кадәр булырга тиеш. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading