16+

Кайсы автобуслар куркынычсыз?

Казанда 22-27 август көннәрендә “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.

Казанда 22-27 август көннәрендә “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.

- Чемпионат барган көннәрдә башка төбәкләрдән килгән автобусларның Казанга керүе чикләнми, автобусның хәрәкәте турында алдан хәбәр дә бирергә кирәкми, - диде Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов искәрткәнчә, Чемпионат көннәрендә “Казан” халыкара аэропорты зонасында гына йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлы чикләүләр кертелә.

 Республикада быелның 7 аенда автобуслар катнашында 194 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 258 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган.

- Автоинспекция автобусларда пассажирлар йөртүнең иминлегенә нык игътибар бирә. Транспорт чарасындагы төрле кимчелекләре өчен автобус шоферларына 14 222 административ беркетмә тутырылды, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов. - Транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы булмаган килеш автобус йөрткән 13 кеше ачыкланды, әлеге шоферлар эшләгән предприятиеләрнең һәркайсына 100 мең сум штраф салынды. Исерек хәлдә руль артына утыру тагын да хәвефле, чөнки дистәләрчә кеше гомере куркыныч астына куела. Мисал өчен, Чүпрәле районында 28 майда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә мәктәп автобусын йөртүче тоткарланды. Автобуста 18 бала һәм бер укытучы булган. Автобус йөртүче эшеннән җибәрелде, транспорт предприятиесенә дә штраф салынды.
Автобусларга быелның март-июнь айларында лицензия алынырга тиешле иде, республикада 532 шундый рөхсәт кәгазе бирелгән. Автобуска лицензия бәясе – 7500 сум.

- Автобуста урын 8 кешедән артса, лицензия тиеш. Авылдагы кеше дә үзенең шәхси “ГАЗель” кече автобусында гомумкулланыштагы автотрассага чыга икән, аның лицензиясе булуы мәҗбүри. Әгәр авылдагы автобуслар, фәкать, трактор паркы-кыр-ферма арасында гына йөри, ягъни автотрассага чыкмый икән, аларга лицензия кирәк түгел, - дип аңлатты Борис Смирнов.
Автобусның лицензиясе булмаган очракта саллы гына штраф салына: гражданнарга һәм җитәкчеләргә – 50 мең сум, шәхси эшкуарларга – 100 мең сум, юридик затларга – 400 мең сум. Кабат тотылсаң, шул ук бәяләрдә штраф билгеләнә һәм әле автобус та конфискацияләнә.
Татарстанда 149 шәһәрара маршрут гамәлдә, аларда 707 автобус файдаланыла.

- Пассажирлар йөртә торган барлык автобуслар ГЛОНАСС спутник элемтә белән җиһазландырылган һәм министрлыкның геомәгълүмат системасына тоташтырылган. Теләсә кайдан пассажирлар җыеп йөргән, рәсми булмаган автобусларга утыру хәвефле, - дип кисәтте Алексей Сидоров.

“Чүпрәле районында 28 майда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә мәктәп автобусын йөртүче тоткарланды. Автобуста 18 бала һәм бер укытучы булган”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading