16+

Исерек КПРФ депутаты инвалид ирне үтергән

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә инвалидны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү җирле КПРФ депутатына гаепләү белдергән, дип яза "Известия" газетасы.

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә инвалидны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү җирле КПРФ депутатына гаепләү белдергән, дип яза "Известия" газетасы.

Шикләнелүче инде сак астына алынган, дип ачыклык кертә "Эхо Москвы в Уфе" радиосы.
Әлеге хәл, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, узган атнада ук булган, ә нәкъ менә - 5 августка каршы төндә.
РЕН-ТВ телеканалы җинаятьченең шәхесен дә ачыклаган. Ул Мәләвез шәһәр советының элеккеге депутаты Александр Котелевский булып чыккан.
Моннан тыш, шикләнелүчене үзенең корбаны янында йоклап яткан килеш тапканнар.
Шул ук вакытта Котелевскийның элеккеге хатыны аның гаепсез булуына ышанам, дип белдергән. Янәсе, элеккеге парламентарий сугыша да белми, дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading