16+

Исерек таксист маҗаралары

Кече Клыки бистәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөрткән таксистны тоткарлаганнар, Аның салонында пассажиры да булган. 

Кече Клыки бистәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөрткән таксистны тоткарлаганнар, Аның салонында пассажиры да булган. 

14 ноябрьдә кичке сәгать җидедә юл-патруль хезмәте экипажы 36 яшьлек ир идарә иткән такси автомобилен туктаталар. Документларны тикшерү барышында автомобиль салоныннан алкоголь исен сизәләр. Таксист медицина тикшерүе узудан  баш тарткан һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмыйча, качарга тырышкан, шулай ук хокук саклаучылар белән бәргәләшә башлаган..
Әлеге машина йөртүчегә карата РФ административ хокук бозулар турындагы кодексында каралган  "Полиция хезмәткәренең законлы күрсәтмәсен үтәмәү" буенча административ беркетмә төзелгән. Таксистның автомобиле махсус стоянкага җибәрелгән, ә аның үзен  полиция бүлегенә китергәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading