16+

Исерткеч эчемлекләрнең ялганын чыныннан аеру буенча КИҢӘШЛӘР

Яңа ел бәйрәмнәрендә хастаханәгә эләгәсегез килмәсә, шампан шәрабе һәм башка исерткеч эчемлекләр сайлаганда белгечләр киңәшенә игътибар итсәгез дә зыян итмәс.

Яңа ел бәйрәмнәрендә хастаханәгә эләгәсегез килмәсә, шампан шәрабе һәм башка исерткеч эчемлекләр сайлаганда белгечләр киңәшенә игътибар итсәгез дә зыян итмәс.

Исерткеч эчемлекләрне вак-төяк сәүдә нокталарыннан сатып алмагыз. Легаль алкоголь барысы да ЕГАИС системасында исәпкә алына. Кассада сканер ярдәмендә аның чынмы-ялганмы икәнлеген ачыклана. Әгәр марка "укылмаса", ул ялган дигәнне аңлата.

Шешәнең тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Әгәр шешәнең бөкесендәге мәгълүматлар (тутырган көне һәм продукциянең алты урынлы уникль коды) сездә шик уятса, 8 800 550 51 16 телефонына шалтыратып, атаманың код белән тәңгәл килүен тикшертә аласыз.

Аракының бәясе. Ярты литр аракының бәясе 190 сумнан да арзанрак булырга тиеш түгел. Ул закон тарафыннан көйләнгән. Әгәр сезгә аракыны бу бәядән арзанракка тәкъдим итәләр, монда шикләнерлек урын бар.

Исерткеч эчемлекләрнең составында этил спирты 20 проценттан артып китмәскә тиеш.

Әгәр инде шикле сату урыннарына юлыксагыз, бу хакта 236-94-11 номерына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Закон бозу очраклары расланса, гаеплеләр штрафка тартылачак һәм законсыз эш алып барган әсбаплар алыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading