16+

Ишетмәүчеләр җырлаячак

15-20 августта Казанда III Бөтенроссия ишарә теле фестивале үткәрелә. Бу чара БИИО “Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте” оешуга 95 ел тулуга багышлана.

15-20 августта Казанда III Бөтенроссия ишарә теле фестивале үткәрелә. Бу чара БИИО “Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте” оешуга 95 ел тулуга багышлана.

Фестиваль иҗади конкурс булып тора һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр социумына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Чараның төп максатлары – ишарә теленең җәмгыятьтәге роле һәм әһәмиятен, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүгә зарурлык барлыгын күрсәтү.

Фестиваль ишарәле җыр, нәфис сүз, стендап-комедия яки хикәя (рус телендә), визуаль миниатюра номинацияләре буенча үткәрелә. Һәр номинациядә лауреатлар билгеләнәчәк, аларга гала-концерт вакытында дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Барлык катнашучыларга да истәлекле сувенирлар каралган.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты, Казан шәһәре мэры, Казан шәһәре Думасы депутаты, “Ярдәм” хәйрия фонды һәм башка оешмалар ярдәме белән Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте (рәисе – Венера Мөнир кызы Гаулстон) Татар төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелә.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы һәм фестивальнең гала-концерты 19 августта 15:00дә “Сәйдәш” мәдәният йортында узачак. Оештыручылар барлык тамаша кылырга теләгән кешеләрне бирегә чакыралар. “Сез анда үзегезне бөтенләй башка – гаҗәеп дөньяга эләккән кебек хис итәчәксез. Ишетмәүче кешеләрнең җырлавын әле күргәнегез булмагандыр,” - диде Венера Гаулстон.

Фото: http://kazan-kremlin.ru
Дания Нәгыйм

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading