16+

Иске Шигалидә күп функцияле үзәк ачылды

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Питрәч районының Иске Шигали авылында күп функцияле үзәкне ачуда катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Питрәч районының Иске Шигали авылында күп функцияле үзәкне ачуда катнашты.

Әлеге үзәк Иске Шигали авыл җирлеге советыннан, үзәк мәдәният йортыннан һәм китапханәдән гыйбарәт. Нибары ярты ел эчендә сафка бастырылган үзәккә 17 миллион сум акча сарыф ителгән.

- Бүген сезгә, күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан, шатлыгыгызны уртаклашырга килдек. Спорт мәйданы, шушы үзәк сезнең авылны тагын да күркәмрәк итәчәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. - Авыл - теләсә нинди дәүләтнең нигезе, - дип, ул авыл инфраструктурасын үстерүгә йөз тоткан утызлап программа гамәлгә ашырылуы турында билгеләп үтте.

Аның әйтүенчә, республикада күп функцияле 185 үзәк бар. Тагын шундый 500ләп корылма булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading