16+

Иске Татар бистәсендә кино күрсәтәләр

Быел Иске Татар бистәсендә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. Узган елны киноларны Түбән Кабан күле өстендә көймәләрдә йөзеп карап була иде. Быел кино күрсәтү урынын «Мәрҗани» мәчете янәшәсендәге мәйданчыкка ­күчергәннәр.

– Без быел да «Татаркино» фондыннан зур метражлы һәм кыскаметражлы фильмнарны күрсәтү традициясен дәвам итәбез. Казан халкына, нәфис фильмнар белән берлектә, документаль фильмнар да тәкъдим ителәчәк. Мәйданчыкта якынча 400 тамашачы сыярлык урын бар, – ди «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов.
Киноны бушлай карап булачак. Аны һәр шимбә якынча 20.30 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. Вакыт кояш баешына бәйле, чөнки якты чорда экранда берни дә күренмәячәк, ди оештыручылар. Беренче «показ» инде 8 июнь көнне була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading