16+

Ислам динен кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөфтие халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте порталы хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте порталы хәбәр итә.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дин кардәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Бүген Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1097 ел тула.

922 елның 21 мае – татар һәм бөтен Россия мөселманнары тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе. Ул Исламның күп милләтләр өчен Ватан булып торган хәзерге Россия җирлегенә беренче булып үтеп кергән традицион дин булып торуын һәм төрле халыклар тарафыннан гасырлар буе тотылганын ассызыклый. Без яшәгән күпдинле җәмгыятебезнең асылына Исламнан башка төшенеп булмаганга күрә, шулай ук бөек Россия милләте формалашуында дин кардәшләребез катнашканын да исәпкә алганда, шуны әйтә алабыз: мөселманнар – Россиянең бер йөзе!

Исламга хас булган игелек кылу, әхлаклы булу, белемгә, тынычлыкка һәм иминлеккә омтылыш кебек югары гуманистик кыйммәтләр безнең болгар бабаларыбызның күңеленә ачкыч таба һәм гомумроссия мөселман мәдәниятенә тирән тамырлар белән үтеп керә. Нәтиҗәдә, гасырлар аша узып, Ислам дөнья күләмендә уникаль күренеш – Россия мөселманнарының менталитетын формалаштыра. Гомер буе төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында яшәү, бай рухи мирас һәм Россия җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашу безнең мөселманнарга дөнья ислам цивилизациясендә алдынгы өммәтләр дәрәҗәсенә кадәр үсү өчен мөмкинлекләр тудыра. Безнең дин кардәшләребез күп гасырлар дәвамында ныклы күпер булып Россияне ислам дөньясы белән тоташтыра һәм илебезнең рухи тотрыклыгын тәэмин итүгә дә бәяләп бетергесез өлеш кертеп киләләр.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүгенге истәлекле көндә мин Россиянең барлык мөселманнарына мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгына, өммәтебез һәм барыбыз өчен дә уртак булган Ватаныбыз хакына юнәлтелгән ихлас ниятләрдә һәм гамәлләрдә бердәм булырга чакырам. Раббыбыз безне төрле халыклар итеп яратса да, Исламда мөселманнар арасындагы рухи якынлык зур әһәмияткә ия. Коръәндә болай диелгән: «Бу сезнең өммәт — бердәм өммәт. Мин исә - сезнең Раббыгыз. Миңа гына гыйбадәт кылыгыз!» (21:92). Шулай итеп, барлык мөселманнар да иман белән берләшкән бердәм өммәт булып торалар. Аллаһы Тәгалә болай дип тә боера: “Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһы арканына, ягъни Аның диненә ныклап ябышыгыз! Һәм һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһы сезгә биргән нигъмәтләрне күңелегездә саклагыз, ә бит мөселман булмас борын бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһы ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт-мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез”. Димәк ки, безнең халкыбызга ислам динен – хакыйкать, гаделлек һәм игелек динен насыйп иткәне өчен, без Аллаһыга иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешбез.

Мин Раббыбыздан Россия һәм Татарстан өммәтенең чәчәк атуын, илебез өчен иминлек һәм бәрәкәт, шулай ук Аның безгә халык арасында ислам диненең бөеклеген һәм матурлыгын күрсәтеп, Коръәннең чын асыл мәгънәсен җиткерергә мөмкинлекләр бирүен сорыйм", - диелгән котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X