16+

«Исәнмесез!?.» – Камал театры премьерага көтә

19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Исәнмесез!?.» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең драматург Мансур Гыйләҗев белән тандемы 30 ел элек, диплом спектакле «Бичура»ны куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез!?.» Башта пьеса кино­сценарий буларак язылса да, театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.

Автор Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, пьеса – аның якын туганнары хакында.

– Бүгенге динамик тормышта без сүзләрнең мәгънәсенә артык игътибар итмибез. Без көненә күп тапкыр «Исәнмесез» дип сәламләүгә күнеккән һәм аның нинди тирән мәгънәгә ия булуын тоймыйбыз да, – ди спектакль хакында режиссер Фәрит Бикчәнтәев.  

12+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading