16+

IT-парк белән «Сәләт»не – нәрсә берләштерә?

1 декабрь көнне «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Казан «IT-парк»ы һәм Oxademy Бөекбритания бизнес мәктәбе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы IT-өлкәсендә эшләүче яшь эшмәкәрләрне сайлап алу һәм үстерү максатында, яңа уку мәйданчыгы булдырды.

1 декабрь көнне «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Казан «IT-парк»ы һәм Oxademy Бөекбритания бизнес мәктәбе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы IT-өлкәсендә эшләүче яшь эшмәкәрләрне сайлап алу һәм үстерү максатында, яңа уку мәйданчыгы булдырды.

Oicstartups.org сайтында теркәлгән яшь программист әлеге мәйданчыкта проектын үстерүдә ярдәм итә торган белгечләр белән аралаша, турыдан-туры үзенә иганәче таба алачак. Проектта 57 ил катнашыр дип көтелә. Иң көчле IT-проектлар 2017 елның май аенда Казанда узачак Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшь эшмәкәрләре форумында тәкъдим ителәчәк. 2012 елдан «Сәләт» Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы вәкиле. Яшь эшмәкәрләр форумы да «Сәләт» белән мөселман илләренең уртак проекты. Быел ул икенче тапкыр «Kazansummit» халыкара саммиты кысаларында үткәрелде.
- Online-мәктәп ярдәмендә без Казанга, Татарстанга дөньякүләм кызыклы проектларны туплаячакбыз. Хәзерге вакытта республика IT-өлкәсендә бик көчле: безнең Иннополис шәһәре, IT-парк бар. Яшьләргә биредә үз проект­ларын яхшыртырга ярдәм итәчәкләр. Бәлки форум кысаларында аларның проектын тормышка ашырырга акчалата ярдәм итүчеләр дә табылыр.

Хәзерге вакытта, минемчә, безгә уку-укыту юнәлешендә булган IT-проектлар җитми. Заман үзгәрә, белем бирү дә аның белән бергә үзгәрергә тиеш. Алган белемнәр дүрт-биш ел эчендә искерергә мөмкин. Шуңа да без укытуны оnline рәвешендә алып барырга булдык, - диде «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Online мәктәп оештыру эшендә иң көчле белгечләр катнаша. Oxademy бизнес мәктәбе Лондонда иң көчле инновацион платформаларның берсе. Әлеге оешма директоры Сәед Шәхзад, Казанга инде дүртенче тапкыр киләм, һәр килүемдә сөенеп кайтам, диде.

- Проектның уңышына шикләнмим, сезнең бит IT-парк кебек замана таләпләренә туры килгән оешмагыз бар, -диде ул.
IT-парк директоры Антон Грачев сүзләренчә, проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.
-Яшьләр тәкъдим иткән проектлар 100 дә, 1000 дә булырга мөмкин. Иң кызыкларын сайлап алачакбыз. Төп максат - мөселман илләрендәге яшьләрне Казанга җәлеп итү. Мондый проектлар әлегә киң таралмаган. Татарстан өчен бу тәүге тәҗрибә, - диде Антон Грачев.

Быел белем бирү мәйданчыгы яшь эшмәкәрләр форумы кысаларында биш көнлек уку программасы буларак узган иде инде. Ләкин «Хәләл-гид» проекты җитәкчесе Айрат Касыймов сүзләренчә, бер атнадан да азрак вакыт нинди дә булса проектны күтәрү өчен бик аз. Алдагы елларда ул да әлеге мәйданчыкта үз проектын сынаган.

- Биш көнлек укыту программистлар өчен нәтиҗә бирми. Кыска вакыт эчендә проектны яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп булмый. Иганәче дә бер очрашуда гына синең проектыңа акча кертми, моңа берничә ай вакыт кирәк. Алдагы елларда бу проект безгә үз программабызны танытырга ярдәм итте. Хәзер «Хәләл-гид»ны Бөекбританиядә, Малайзиядә кулланалар. Online-мәйданчыкны биш ел көттек. Май аенда булачак форум Россиядә иң көчле IT- проектларның берсе булачак, - диде Айрат Касыймов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading