16+

Италия, Иран һәм Көньяк Кореяга бара алмаска мөмкинбез

Сәбәбе - коронавирус

Сәбәбе - коронавирус

Ростуризм Италия, Иран һәм Көньяк Кореяга юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим иткән

Ростуризм туроператорларга һәм турагентлыкларга, коронавирусны йоктыру очраклары күбәеп киткәнлектән, Италия, Иран һәм Көньяк Кореяга юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим иткән.

Хәбәр иткәнебезчә, коронавирус таралуның эпиүзәге булып Италия дә тора. Анда 231 кешенең авыру йоктыруы билгеле. Анда барырга теләүче туристларның саны да кискен кимегән.

Сүз уңаеннан: Россиядә карантин бүлекләре яңа шәһәрләрдә ачыла. Төмәнгә Казан, Владивосток һәм башка шәһәрләр кушылды.

Ерак Көнчыгыштагы Россия балыкчылары да коронавирус аркасында  зыян күрә. Минтай һәм сельдь балыгын Кытайның балык эшкәртү заводына тапшыра алмый алар. Завод әлеге чир аркасында эштән туктаган. Үзебезнекеләр дә аның кадәр балыкны эшкәртергә өлгерми ди. Моның өстенә балык бәясе дә төшкән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлегә шуларга, бигрәк куркыныч...

    Мөһим

    loading