16+

Италиядә әфлисун зурлыгында боз яуган

Абруццо провинциясендәге комлыкта кызынып яткан туристалр өстенә, кинәт каты җил чыгып, әфлисун зурлыгындагы боз ява башлаган.

Абруццо провинциясендәге комлыкта кызынып яткан туристалр өстенә, кинәт каты җил чыгып, әфлисун зурлыгындагы боз ява башлаган.

Әйтүләренчә, җилнең тизлеге сәгатенә 150 чакрымга җиткән. 20 кеше башы яраланып, хастаханәгә озатылган. Ун минут эчендә җил нарат урманындагы агачларны төптән кубарып атып, кеше йөри алмаслык хәлгә китергән. Машина, кибет тәрәзәләре ватылган, йорт түбәләре очкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading