16+

Иҗтимагый палата - халык сүзен хакимияткә җиткерүче

Халык мәнфәгатьләрен кайгырту - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының төп максаты.

Иҗтимагый палата - халык сүзен хакимияткә җиткерүче

Халык мәнфәгатьләрен кайгырту - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының төп максаты.

Быелгы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин моны тәгаен мисаллар белән дәлилләде.

Татарстанда 5802 коммерциячел булмаган оешма, 1955 дини оешма исәпләнә. Иҗтимагый палата алар аша социаль эчтәлекле проектларны гамәлгә ашыра. Коммерциячел булмаган оешмалар үзләренең социаль эчтәлекле проектлары белән ел саен Татарстан Президенты грандлары конкурсында катнаша ала. Аеруча социаль әһәмиятле дип табылган биш проектның авторларына 400 мең сум премия бирелә. Аерым гражданнар да (яки берничә кеше) үзләренең социаль проектларын конкурска тәкъдим итә ала. Монысында өч проект сайлап алына һәм җиңүчеләрнең һәрберсенә 250 мең сум гранд тапшырыла.

Иҗтимагый палата республиканың Икътисад министрлыгы белән берлектә коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек йөзендә махсус портал төзегән, коммерциячел булмаган оешмалар түләүсез рәвештә интернетта (http://nkort.ru/) үзләренең битләрен ача ала.
-Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы башлангычында аэропортларга Россиянең бөек шәхесләре исемнәрен бирү акциясендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы да актив катнашты. “Казан” халыкара аэропортына иң күп тавышны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, ә “Бегишево” халыкара аэропортына Түбән Кама шәһәрендәге “Түбән Кама нефтехим” берләшмәсен төзегән һәм җитәкләгән, соңрак СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры булган Николай Лемаев исемнәре җыйды. Җәмәгатьчелек битараф калмады, республикада 110 мең кеше тавыш бирде, - дип искә төшерде Анатолий Фомин.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хокукый мәсьәләләрдә, кулланучылар хокукы бозылган очракларда, шулай ук мәгариф һәм фән мәсьәләләрендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Иҗтимагый палатаның муниципаль районнарда да бүлекчәләре эшли. Өстәмә докладларда чыгыш ясаган Артур Мустаев әйтеп үткәнчә, Иҗтимагый палата ришвәтчелеккә каршы көрәштә актив катнаша. Ришвәтчелек мисалларын Иҗтимагый палатага да хәбәр итәргә була.
-Республикада иреклеләрнең (добровольцы) 900 иҗтимагый оешмасы эшли. Югары һәм урта уку йортларында 100 оешма. Иреклеләр бернинди түләүсез рәвештә “Үлемсез полк” кебек зур чаралаарны оештыруда, мохтаҗларга ярдәм итүдә, экологик өмәләрдә катнашалар, - дип сөйләде Анна Сениглазова.

Иҗтимагый палата муниципаль районнардагы җәмәгатьчелек советлары эшчәнлегенә дә теләктәшлек күрсәтә. Мөслим районы җәмәгатьчелек советы рәисе Марат Юсупов сүзләренә караганда, аларда җәмәгатьчелек советы җирле үзидарәләргә алыштыргысыз ярдәмче һәм киңәшче икән. Мөслим районының җәмәгатьчелек советы патриотик һәм мәдәни чараларны оештырып йөрүчеләрнең берсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин үзенең чыгышында Иҗтимагый палатаның законнар проектларын тикшерүдә бик тә җаваплылык тоеп катнашуын әйтте.

- Милли телләр мәсьәләсендә булсынмы, пенсия яшен күтәрү мәсьәләсендә булсынмы Иҗтимагый палата шунда ук җәмәгатьчелек белән очрашты-аңлашты. Республикада 7 мең кеше иреклеләр хәрәкәте активисты, бу да Иҗтимагый палатаның тырышлыгы нәтиҗәсе, - дип, уңай бәя бирде Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Роман Беляков.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading