16+

Иҗтимагый палата коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кабул итә

28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра.

28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра.

Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк.

Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарә вәкилләре үткәрәчәк, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading