16+

Җитәкчеләр колагына: температура белән эшкә йөрүчеләр саны арткан!

Хезмәт коллективларында коронавирус белән авыручылар саны арткан. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сөйләвенчә, хезмәт коллективларында авыручылар саны, сентябрь белән чагыштырганда, 7 процентка арткан. Моннан тыш, 149 оешманың 100ендә тиешле профилактик чаралар үтәлмәве ачыкланган.

“Күп җирдә иртәнге фильтр тиешле дәрәҗәдә эшләми. Хезмәткәрләр температура һәм башка билгеләр белән эшкә йөри. Җитәкчеләр аларны эшкә кертмәскә тиеш, чөнки бу кешеләр – вирус тарату чыганагы”, - диде Любовь Авдонина. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading