Без Осиново бистәсендә яшибез. Кибетләргә, базарларга барсам, безнең «Майский» комбинатында үскән яшелчәләрне чират торып алганнарын күреп горурланам да инде.
Үзебез шунда эшләп ялга чыктык, инде кызларыбыз, кияүләребез эшли. Аллага шөкер, беркайчан да эшсез дә, ашсыз да булмадык. Рәхмәт комбинатның җитәкчесе Илшат Ганиевка, коллектив һәрвакыт аның канаты астында яши. Нинди чорлар, еллар гына булмасын, мөмкинлеген, чарасын таба, кул астында эшләүчеләргә җил-яңгыр тидерми. Ачның күзе - икмәктә, тукныкы - хикмәттә, диләр. Бу сүзләрне без горурланып әйтәбез. Комбинатның тамакны гына түгел, хикмәтне дә кайгыртыр мөмкинлеге бар. Әле менә зур, матур спорт комплексы төзеп куйдылар. Оныгыбыз шатланып бетә алмый, кышын хоккей уйный торган мәйданчыгы да бар, җәйге чор өчен футбол кырын да ясаганнар, шунда ук бик кечкенәләргә дә уен мәйданчыклары куйганнар. Балаларга, оныкларга яхшы булганга, без куанып бетә алмыйбыз. Минем кебек лаеклы ялга чыкканнарны да онытмыйлар, бүгенгәчә кадер-хөрмәт күреп яшибез. Халкы нинди, җитәкчесе шундый дигән сүз бар. Мин моның белән бик килешеп тә бетә алмыйм. Җитәкчебез шундый булганга халык канатланып эшли. Игелекле, булдыклы җитәкчебез, шушы көнебез өчен бер Раббыбызга мең шөкер дип яшибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар