16+

Юрий Камалтынов: «Яшьләр фикерләренә колак салалар»

Республиканың Яшьләр парламентына сайлауларда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Республиканың Яшьләр парламентына сайлауларда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

18 августка кадәр 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге татарстанлылар үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов искәртеп узганча, яңа составка йөз кеше керәчәк: 45 – районнардан һәм шәһәр округларыннан, 35-оешмалардан һәм 20 үз-үзен тәкъдим итүчеләр. Тавыш бирү алдыннан кандидатларга берничә этап узарга туры киләчәк.

Юрий Камалтынов сүзләренчә, Яшьләр парламенты киңәшче орган гына булып торса да, ул гаять мөһим роль уйный.

-    Яшьләр парламенты хәл итә торган бурычлар бик мөһим һәм актуаль. Алар ярдәмендә без бер төркем кануннарга, шул исәптән бер федераль канунга, төзәтмәләр кабул иттек. Яшьләрнең бүген нинди уй-фикерләр белән яшәвен аңлау мөһим, ә алардан башка бу хакта беркем дә сөйли алмаячак. Үз утырышларында алар мөһим мәсьәләләрне республика дәрәҗәсенә күтәрәләр, шуннан соң инде Дәүләт Советы аларны хәл итү юлларын эзли. Өстәвенә, бу яхшы мәктәп, анда яшьләр күрергә, анализларга һәм ишетергә генә түгел, ә фикерләрне идеяләргә әверелдерергә да өйрәнә", - ди ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Республика киләчәгенә битараф булмаган яшьләрдән гаризалар http://www.молпарламент-татар.рф сылтамасы буенча кабул ителә. ТР Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина гариза бирү шартларын аңлатып китте. Кандидатларга анкета тутырырга кирәк булачак. Әйтеп киткәнебезчә, сайлау берничә категорияләр буенча барачак. Районнардан тәкъдим ителүчеләргә, муниципаль хакимият органнарыннан хуплау хаты кирәк булачак. Бер районнан берничә кеше дә тәкъдим ителергә мөмкин. Иҗтимагый оешмалар исеменнән бары бер генә кандидат гариза юллый ала. Бу очракта да махсус хуплау хаты кирәк булачак. Үз-үзен тәкъдим иткәннәргә бернинди хатлар да таләп ителми. Әмма бу категориядә көндәшлек, гадәттә бик көчле була. Аннары кандидатлар үз идеяләре, алдагы 5 елда гамәлгә ашырырга ниятләгән проектлары белән уртаклашып, сайлау алды кампаниясе программасын күрсәтергә тиеш. Шуннан соң үз фикерләре белән бер минутлык видеороликта уртаклашырга кирәк. Тагын бер сынаулар ул – дебатлар. Кандидат үз фикерләрен яклап чыгыш ясарга һәм коллегаларының сорауларына җавап бирергә тиеш.

Кандидатлар өчен тавыш бирү 2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр узачак, ә нәтиҗәләр 7 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр игълан ителәчәк. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading