16+

Июль аенда татарстанлыларны нинди һава торышы көтә? Синоптиклар фаразы

Июнь ахырына уртача тәүлеклек температура +20С тәшкил итәчәк.

Июнь ахырына уртача тәүлеклек температура +20С тәшкил итәчәк.

Татарстанда бу ай ахырына кадәр һава торышы белән антициклоннар идарә итәчәк. Шул ук вакытта июль аенда республика халкына эсселек көтәргә кирәкми, дип сөйләде КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

"Озак вакытлы фараз буенча, июль ае эссе булмаячак, аерым алганда +20 +21 градус эсселек көтелә, явым-төшемнең күләме 60-70 миллиметр булачак", - дип хәбәр итте Переведенцев.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, июль аенда температура климат нормасы чикләрендә булачак, шуңа күрә салкын җәй турында сүз бармый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading