16+

Июльнең икенче яртысында нинди һава торышы көтелә?

КФУ профессоры Татарстанда июльнең икенче яртысына фараз бирде..

КФУ профессоры Татарстанда июльнең икенче яртысына фараз бирде..

Августта һава температурасы норма чикләрендә булачак.
Июльнең икенче яртысында Татарстанда яңгырлар, көчле җил булырга мөмкин. Көнбатыш фронты аркасында 20 июльдән һава температурасы төшәчәк. Бу хакта КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзер температура рекордлары куелмый инде. Республикада һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булса да, аны гадәттән тыш хәл дип атап булмый.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнада көндезге температура 27-28 градуска кадәр төшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading