16+

Июнь аенда вафат булучылар саны кискен арту нәрсәгә бәйле - Казан Кремле җавабы

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстанда июнь аенда үлем очраклары кискен артуга аңлатма бирде.

Июнь  аенда вафат булучылар саны кискен арту нәрсәгә бәйле - Казан Кремле җавабы

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстанда июнь аенда үлем очраклары кискен артуга аңлатма бирде.

Билгеле булганча, узган елның шул ае белән чагыштырганда, республикада дөнья белән хушлашучылар саны быел  30 проценттан диярлек арткан иде.
- Үлем очраклары арту, күпмедер дәрәҗәдә, планлы медицина тикшерүе туктатылу белән  бәйле. Хәзерге вакытта республика җитәкчелегенең бурычы пандемиягә кадәр булган медицина ярдәме күрсәтү режимына кайтару. Вафат булучыларга килгәндә, кызганычка каршы, аларның күбесе олы яшьтәге кешеләр,- диде Лилия Галимова.
Ул шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләр йомшартылса да, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзчикләүләр сакланачагын да искәртте.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading