16+

Июньдә Казаннан Астанага даими авиарейслар ачыла

Air Astana авиакомпаниясе 1 июньнән Казаннан Астанага даими рейс ача, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Air Astana авиакомпаниясе 1 июньнән Казаннан Астанага даими рейс ача, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

97 урынлы Embraer 190 очкычлары пассажирларны һәр якшәмбедә Казахстан башкаласына илтәчәк. Алга таба рейслар санын атнасына өчкә кадәр җиткерү күздә тотыла.

Самолет Казаннан 13.40 сәгатьтә кузгалып китеп, 18.50 сәгатьтә Астанага барып җитәчәк. Астанадан исә 13.20 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 12.40 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак. Шул рәвешле, юлга ике сәгать вакыт китәчәк.

Рейслар октябрь ахырына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.

«Казан» Халыкара аэропорты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу - Казахстанны Татарстан башкаласы белән бәйли торган инде өченче рейс.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading