16+

Казанга патриарх Кирилл килә

19-21 июль көннәрендә Казанда "Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы" дигән халыкара конференция уза.

19-21 июль көннәрендә Казанда "Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы" дигән халыкара конференция уза.

Чарада билгеле галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, чиркәү тарихчылары, сәнгать белгечләре, шул исәптән Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Максим Шевченко, язучы, публицист Александр Проханов та катнаша. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашуы көтелә. Казан православие семинариясенең беренче проректоры Евфимий сүзләренчә, конференция Россиянең мәдәни һәм фәнни тормышында җитди вакыйга булачак.

- Биредә чиркәү тарихы белгечләре дә җыелачак. Алар бөтен Россиядән, шулай ук чит илләрдән дә киләләр, үзара фикер алышачаклар. Дин дәүләттән аерылган дип әйтергә яратсак та, аның җәмгыять белән бергә яшәвен истә тотарга тиешбез. Казан Изге Ана иконасын бөтен дөньяда беләләр, чөнки икона соборына багышлап революциягә кадәр бик күп храмнар төзелгән. Бу соборны торгызу Казанга гына түгел, Россия һәм дөнья өчен дә кирәк. Соборны торгызу ул рухи асылыбызга кайту, - ди Евфимий.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да конференциянең әһәмияте бик зур дигән фикердә тора.
- Сынлы сәнгать музеенда "Казан Изге Ана образы. Богородицкий монастыре тарихы" дип аталган күргәзмә эшли. Бу беренче тапкыр оештырылды. Бөтен белгечләр катнашында узачак конференция дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Хәзер тарихны да, динне дә, сәнгатьне дә белгән белгечләр бик әз. Аларны да барларга ярдәм итәчәк ул. Казан Изге ана иконасы - Казанның бренды, аны бөтен дөньяда таныйлар. Ул бит безнең тарихыбызны саклый, аны киләчәк буыннарга җиткерә, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез: 21 июльдә Казан Изге Ана иконасы соборына нигез ташы салыначак. Собор 1579 елда Казанда могҗизага ия Мәрьям Ана иконасы табылган урында торгызыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading