16+

«Изге Болгар җыены»нда Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салынды

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген "Изге Болгар җыены"нда 30 меңнән артык кеше катнашкан.

«Изге Болгар җыены»нда Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салынды

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген "Изге Болгар җыены"нда 30 меңнән артык кеше катнашкан.

Җыенны ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан һәм башка рәсми затбар иде.


Анда 500 ләп полиция һәм эчке гаскәрләр хезмәткәләре җәмәгать тәртибен саклады.

Тантаналы өлешкә кадәр, Коръәннән аятьләр укылды.

Бүген җыен кысаларында Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салынды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading